news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, әбиләре белән очрашу булды

Мөслимдә хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, әбиләре белән очрашу булды
Фото: Римма Афзалова

Мөслимдә «Мизгел» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, дәү әниләре, хатыннары белән очрашу узды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләре, дәү әниләре, хатыннарын якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлады. Ул аларга батыр уллары, ирләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Яшь армиячеләр чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Хәрбиләрнең якыннары өчен бәйрәм концерты, котлаулар яңгырады. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot