Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә хәрбиләргә ярдәм итүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе уздырганнар

Мөслим районы Баланлы авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе уздырганнар. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Гөлназ Җәлилова яза.
Рүзәл чарага үзенең иҗат коллективы белән килгән иде. Авыл халкы өчен бик тирән мәгънәгә ия очрашу булды ул. Егетләр баян һәм гитарага кушылып борынгы җырларны башкарды, Рүзәл үзенең шигырьләрен укыды, махсус хәрби операция барган җирләрдә кичергән хисләре белән бүлеште, улларын югалткан әти-әниләргә йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен укыды, яңа чыккан китабын бүләк итте.
Авылның имамы Җәмил хәзрәт Рүзәлгә изге Коръән китабын тапшырды.
«Без алар белән бергә җырладыкта, хисләргә бирелеп еладык та, безнең өчен бик кирәкле, файдалы очрашу булды», - дип хәбәр итә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз