news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә велойөрештә 1 меңнән артык кеше катнашты

Мөслимдә велойөрештә 1 меңнән артык кеше катнашты
Фото: Римма Афзалова

Россия көне уңаеннан Мөслимдә «Кояшлы Ык» ял паркының «Татар ихатасы»нда велойөрешкә старт бирелде. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.

Чарада катнашкан район башлыгы барлык мөслимлеләрне бәйрәм белән котлады, бертөркем яшүсмерләргә тантаналы шартларда Россия гражданины паспортын тапшырды.

1 меңнән артык велосипедчы Ык буен иңләгәндә, велосипедлары булмаганнар биеп күңел ачты.

news_right_1
news_right_2
news_bot