Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә укучылар катнашында «Күренеп тор!» юл хәрәкәте иминлеге акциясе узды
«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова «Күренеп тор» акциясен оештырган. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итте.
Мөслим урта мәктәбенең яшь инспекторлар хәрәкәте отряды әгъзалары һәм «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары, кулларына тематик плакатлар тотып, урамга чыккан. Балалар җәяүлеләр белән сөйләшкән, аларга акциянең максатын аңлаткан, киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеге турында сөйләгән, яктылык кайтаручы беләзекләр һәм юл хәрәкәте турында буклетлар өләшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз