news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә «Тылсымлы энә» күргәзмәсендә алъяпкыч, мендәр тышлары тәкъдим ителде

Мөслимдә «Тылсымлы энә» күргәзмәсендә алъяпкыч, мендәр тышлары тәкъдим ителде
Лилия Шәймиева

Мөслимнең З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

«Мөслим бизәкләре» проекты кысаларында чигү буенча үткәрелүче «Тылсымлы энә» конкурсына осталар кул эшләре - алъяпкыч, мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар юллаган.

Төбәкара бәйгедә биш юнәлештә 53 катнашучының барлыгы 101 эшенә мәртәбәле жюри - танылган рәссамнар тарафыннан бәя бирелә. Күргәзмәдә Оренбург, Омск, Чувашия, Татарстан районнары, Мөслим авыллары кул осталары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot