news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә тыл ветераннарына медицина ярдәме күрсәтелде

Мөслимдә Бөек Җиңү көне алдыннан участок табибы Алсу Таишева шәфкать туташлары белән берлектә тыл ветераннарының өйләренә барып, медицина ярдәме күрсәтте. Өлкәннәрнең йөрәк эшчәнлеге яздырылды, кан басымы һәм күз басымы үлчәнде. Күрсәтмәләр буенча өлкәннәргә дәвалану билгеләнде. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Дусай авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Төзелеш тәмамланганнан соң бина яңа җиһазлар белән комплектланачак. Дусай авылында бүгенге көндә 151 кеше гомер кичерә. Тиздән аларга уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot