news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале үтте

Мөслимдә «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Җиз кыңгырау моңнары» дип аталган фестиваль узды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайты хәбәр итә.

Әлеге чарада бәйрәм ярминкәсе, атлар парады оештырылды, конкур, джигитовка кебек әле быел гына кертелгән яңа төр тамашаларның шаһиты да булырга мөмкин иде. Шулай ук тамашачылар игътибарына «Каз өмәсе» театральләштерелгән күренеше тәкъдим ителде, осталык дәресләре үткәрелде. Моннан тыш, төрле уеннар, каз йолку бәйгеләре узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot