news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә Татарстан Рәссамнар берлегенең симпозиумы башланды

Мөслимдә Татарстан Рәссамнар берлегенең симпозиумы башланды
Ралинә Сәлимова

Бүген Мөслим районы үзәгендә урнашкан Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган этно пленэр-симпозиум башланды. 

Чарада Түбән Кама, Лениногорск, Зәй, Чирмешән, Кукмара, Дагыстан, Яшел Үзән, Алабуга рәссамнары катнаша.

Рәссамнар өчен бүген Мөслимдә экскурсияләр үткәрелде. Алар районның «Кояшкай» балалар бакчасын, музейны, «Батырлар» йортын, бассейнны, китапханәләрне карады.

Рәссамнар симпозиумы 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot