news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә социаль ипотека программасы буенча йорт төзелә

Мөслимдә социаль ипотека программасы буенча йорт төзелә
Лилия Шәймиева

Мөслим районы республика күләмендә тормышка ашырылучы программаларда актив катнаша. Колхоз урамындагы 20нче йорт адресы буенча төзелүче объект Татарстан дәүләт торак фонды программасы буенча сафка баса. Бу турыда «Мөслим-информ» хәбәр итә.

«Күпфатирлы йортны Казанның «Таткоммунжилсервис» төзелеш оешмасы эшчеләре төзи. Бүгенге көндә диварлар күтәрелеп бетте. Оешма эшчеләре электр линиясен үткәрү һәм эчке эшләр башкару – штукатурлау, шпаклевкалау белән мәшгуль. Йортта шушы көннәрдә җылылык системасы эшләнәчәк», – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

Күпфатирлы йортның тиздән түбәсен ябуга керешәчәкләр. Сигез фатирлы йортта дүрт бер бүлмәле һәм дүрт ике бүлмәле фатирлар булачак.

«Бу йорттагы фатирлар ятим балаларга, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә һәм «Социаль ипотека» программасында катнашучыларга тапшырылыр, дип планлаштырабыз. Төзелеш эшләре ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 2018 елдан алып барыла. 2022 елның ахырында йорт кулланылышка тапшырылыр», дип көтәбез, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Алга таба да дәүләт программасы кысаларында күпфатирлы йортлар төзелер, дип ышанасы килә. Районыбызда хөкүмәт программаларының тормышка ашырылуы өчен ихластан сөенүчеләр аз түгел.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100