news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә сәнгать мәктәбе укучылары белән беренче сыйныфка багышлау чарасы булды

Мөслимдә  сәнгать мәктәбе укучылары белән беренче сыйныфка багышлау чарасы булды
Фото сәнгать мәктәбе архивыннан

Мөслимнең «Кояшлы Ык» ял зонасында сәнгать мәктәбенең җыр бүлегенә тәүге адымнарын атлап кергән укучылар белән беренче сыйныфка багышлау чарасы узды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Балалар бик күңелле итеп ял итте, төрле уеннарда катнашты, бер-берсе белән аралашты. Чара азагында «дәресләргә вакытында йөрермен, тәртипле, акыллы укучы булырмын», - дип вәгъдә бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot