news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары башланды

Мөслимдә оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары башланды
Фото: «Мөслим-информ»

Мөслим районында оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары башланды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итте.

Уеннарны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. «Яшьлек» спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров командаларны ярышлар тәртибе белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да үгет-нәсихәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

Спартакиаданың беренче көнендә командалар бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашкан.

Нәтиҗәләр:

Бадминтон:

  • I урын – эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
  • Il урын – район советы һәм башкарма комитеты командасы;
  • Ill урын – мәктәпләр җыелма командасы.

Аркан тарту:

  • I урын – район советы һәм башкарма комитет командасы;
  • Il урын – мәктәпләр җыелма командасы;
  • Ill урын – эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot