news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә «Каз өмәсе» фестивалендә осталык дәресләре күрсәтелде

Мөслимдә «Каз өмәсе» фестивалендә осталык дәресләре күрсәтелде
Лилия Шәймиева, Гөлназ Җәлилова, http://muslumirc.ru/

Мөслимдә «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивале уза. Әлеге фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Фестивальгә республика районнарыннан, күрше республика һәм өлкәләрдән дә кунаклар килде. Кунаклар иң элек Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында булды. Аннан соң «Яшьлек» спорт комплексына юл алдылар. Фестивальне ачып районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь укыды.

Кунакларга «Каз өмәсе» музыкаль-театральләштерелгән композициясе тәкъдим ителде. Шулай ук, залда кунаклар өчен төрле мастер-класслар оештырылган иде. Биреде каз каурыен чистарту, каз каурыеннан май канаты ясау кебек осталык дәресләре күрсәтелде. Шулай ук, чигү, төрле ысуллар белән картиналар ясауга өйрәтү дә кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Фестивальнең икенче өлеше «Кояшлы Ык» ял зонасында дәвам итте. Биредә кунаклар игътибарына каз юу йоласы күрсәтелде, каз йолкучы кызларның җырлы-биюле уеннары тәкъдим ителде, кунаклар шулай ук мич коймагыннан да авыз итә алды.

Фестиваль кич белән З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында дәвам итте.

Фото: Лилия Шәймиева, Гөлназ Җәлилова, http://muslumirc.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100