news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә илкүләм проект кысаларында Ык елгасы аша күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк

Мөслимдә илкүләм проект кысаларында Ык елгасы аша күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда 2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында ун күпер ремонтланачак. Шуларның сигезе узган 2025 елда яңартыла башлады. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Татарстан Республикасының Мөслим районында Актаныш-Мөслим автомобиль юлындагы Ык елгасы аша салынган 228 погон метр озынлыктагы күперне ремонтлау эшләре төгәлләнәчәк. 1970 елда салынган күперне узган елда яңарта башладылар.

«Күперләрне норматив хәлгә китерү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе булып тора», - дип ассызыклады ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты комиссиясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot