Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды
24-25 ноябрьдә Мөслим районында III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды.
Быел фестивальдә катнашырга 471 кеше теләк белдергән. Гаризалар ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан кабул ителгән.
Фестиваль кунакларын Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Ул шулай ук Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең инде өченче ел рәттән Мөслим районы җирлегендә узуының очраклы булмавын ассызыклады.
«Әлеге фестиваль – татар дөньясы өчен гаять әһәмиятле чара. Рәисебез указы буенча, каз өмәләре Республиканың һәрбер районында уздырылды. Ә инде финал өлеше, Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә, безнең җирлектә оештырылды.
Финалның инде өченче ел Мөслимдә узуы очраклы түгел. Мөслим ягының заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә дан тота, какланган казы бөтен Россия буенча танылган. Безнең фермерлар 130 мең баш каз үстерә, ә шәхси хуҗалыклар – 40 меңләп. Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар. Шуңа да фестиваль өчен безнең район сайланган», - диде Альберт Хуҗин.
Бөтенроссия фестиваленең максаты – татар казын бренд дәрәҗәсенә күтәрү. Бу хакта Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдерде.
«Фестиваль каз үрчетү һәм каз өмәсен аерым бер һөнәрчелек, татарның бренды буларак күрсәтү, милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тотты. Каз кешене сыйфатлы ит белән туендыра. Аның мамык, канатларыннан күпме эшләнмәләр җитештерәбез. Каз маеның дәвалау сыйфатлары бихисап.
Каз – ул акча эшләү чыганагы да. Татар халкы казның әһәмиятенә, бәясенә төшенсен, дип каз өмәләрен шушындый дәрәҗәгә күтәреп күрсәттек без. “Каз өмәсе” Бөтенроссия фестиваленең беренчесен, икенчесен искә алып, быелгысы белән чагыштырып карасак, без каз биргән нигъмәтләрнең елдан ел остарак, киңрәк кулланылганын күзәтәбез. Быелгы күргәзмәләрдә ниләр генә тәкъдим ителмәгән. Бу куандыра. Димәк, без максатыбызга ирешә алдык – татар халкы казны тиешенчә бәяли, күнкүрешенә ныклап кертә», - диде Кадрия Идрисова.
Фестиваль Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында башланып китте. Биредә кунакларны Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 40тан артык рәссамның махсус «Каз өмәсе»нә дип иҗат ителгән картиналарыннан торган күргәзмә каршы алды.
«Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале өчен махсус казга багышланган картиналар сериясен 40тан артык рәссам җыелып гамәлгә куйды. 15 көн дәвамында Мөслимдә яшәп, казга багышланган иҗади эшләребезне тудырдык. Алардан бүген зур күргәзмә корылды. Картиналар төрле, һәрберсе үзенчәлекле. Әмма аларның һәммәсе татар халкының йөзек кашы, символы булган каз темасына багышланган», - диде Лениногорск шәһәреннән килгән рәссам Мөдәррис Мөхетдинов.
«Яшьлек» спорткомплексында театральләштерелгән концерт программасы оештырылган иде. Шулай ук татар йорты экспозициясе, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә корылган. Биредә каз йоны, мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне күрергә, аларны җитештерү серләренә өйрәнергә, каз канатын һәм мамыгын эшкәртү буенча мастер-класс узарга, каз мае һәм ите белән пешерелгән продукцияләрне авыз итәргә мөмкин иде.
Каз канатын, мамыгын, маен кулланып җитештерелгән эшләнмәләрнең күплеге һәм төрлелеге кунакларны таң калдырды. Мәсәлән, Мөслим районында яшәүче Эльмира Тимергалиева каз мае белән төрле дару үләннәре сыгымтыларын кушып кремнар, дәвалану өчен мазьлар җитештерә.
«Табигый дәвалану чараларын – үләннәр, үсемлекләр, үлгән кортларны каз мае белән кушып эшләнгән мазьлар төрле авырулардан дәвалану өчен кулланыла ала. Тән тиресе авыруларынан, буыннар сызлаудан, салкында өшүдән, чәчләрне дәвалау өчен бик файдалы. Мазьларны җитештерү җиңелләрдән түгел. Үләннәрнең сыгымтысы озак ясала, аерым бер осталык тәлап итә. 8-9 сәгать буе сыгымтысы гына җитештерелә. Аннары май ярдәмендә мазь текстурасы ясала. Бу мазьларның файдасын күрүчеләр бик күп – күпләп алалар, сорап заказга ясаталар», - ди Эльмира Тимергалиева.
Фестиваль «Татар йорты» ихатасында дәвам итте. Биредә чистартылган казларны юу йоласы уздырылды. Кунаклар җырлы-биюле уеннарда катнаштылар, мич коймагыннан авыз да итә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз