news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә «Гитаралы кич» дигән әдәби-музыкаль кичә булды

Мөслимдә «Гитаралы кич» дигән әдәби-музыкаль кичә булды
Фото: Район үзәк китапханәсеннән

12 август – Халыкара яшьләр көне уңаеннан Мөслим үзәк китапханә хемәткәрләре яшүсмер өчен үзәк фонтан янында «Гитаралы кич» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

«Кичәгә заманча музыка белән кызыксынган, гитара уйнарга яраткан, гитара моңнарына битараф булмаган райондашлар җыелды. Кичәбез кунаклары – Илназ Морзахан гитарада уйнады, Рүзәл Минһаҗев үзенең шигырьләрен укыды, иҗат иткән җырларын башкарды. Башкалар да аларга кушылып бергәләп җырлап, аралашып күңел ачты», - дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot