news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе ачылды

Мөслимдә «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе ачылды
Фото: Римма Афзалова/ https://muslumirc.ru/

Мөслимдә «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларның гаилә фотосурәтләре урнаштырылды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Фәридә Гайнетдинова яза.

Фотокүргәзмәгә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондаш егетләрнең гаиләләре фотолары урнаштырылган. Чарага алар үзләре дә – егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре һәм якыннары чакырылган иде.

Бәйрәм чарасы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Район башлыгы Альберт Хуҗин шундый батыр уллар үстергән әти-әниләргә, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айбулат Иматуллин үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Әлеге медальне аның апасы Сәрия Шакирова кабул итеп алды. Медальне район башлыгы һәм Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссары Дажгын Гасанов тапшырды.

Мәрхүм егетләрнең әти-әниләре бүген дә аралашып, бер-берсенең хәлен белешеп яши. Улларының истәлекләрен күңелләрендә саклыйлар.

Бу көнне фотокүргәзмә яныннан узган бер генә кеше дә әлеге фотоларны карамыйча үтеп китмәде. Һәркем фотолар каршында тукталып, батыр егетләребезнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балаларга сокландылар. Шундый батыр егетләре үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, аларның һәркайсына сабырлык теләделәр.

Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, кунаклар, һәр гаилә янына тукталып, аларның хәлләрен белештеләр, әңгәмә кордылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot