news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә «Ел тәрбиячесе» һөнәр бәйгесенең муниципаль этабы узды

«Миләшкәй» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» һөнәр бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.

Бәйгенең сайлап алу этабы 6нчы балалар бакчасы базасында үтте. Анда барысы 15 тәрбияче катнашты. Шуларның 8е бүген узган финалда көчен сынады.

Тәрбиячеләр балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр, үз дәресләренә анализ ясадылар һәм, быелгы бәйгенең яңалыгы буларак, ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе, аларда кулланылган кызыклы алымнар белән уртаклаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot