news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган футбол ярышлары үткәрделәр

Мөслим урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында футбол ярышлары үткәрелде. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды. Киеренке уенда командалар бер йодрыкка тупланып, матур уңышларга иреште. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.

2015-2016 елгы балалар арасында үткәрелгән уенда Мөслим спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Тренеры - Радик Кәшбиев. Икенче урында Илфак Хафизов җитәкләгән «Мирас» командасы.

2013-2014 елгы малайлар арасында үткәрелгән футбол уенында 1 һәм 3 нче урыннарда - Мөслим спорт мәктәбе командасы, икедә - «Мирас», дүртенче урында лицей командасы (тренеры - Фасыйл Арсланов) калды.

Ярышларда «Иң яхшы уенчылар» исеменә - Ризван Сәлахов, Алмаз Шәйморзин, Раяз Нуруллин лаек булды.

Җиңүче командаларга һәм яхшы уен күрсәткән футболчыларга спорт мәктәбенең Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot