Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннар хөрмәтләнде

Мөслим районында традиция буенча Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннар хөрмәтләнә. Район башлыгы Альберт Хуҗин тыл хезмәтчәннәре Хәлилова Рәшидә Гыйльмулла кызы һәм Гобәйдуллина Рәйсә Гобәйдулла кызы белән күреште. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
Аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм районының котлау открыткаларын, бәйрәм бүләкләрен тапшырды.
«Ветераннарыбыз көчле рухлары белән сөендерә, алар мөслимлеләргә сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр!» - дип яза Альберт Хуҗин социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз