Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә беренче тапкыр «Автобабай» бәйгесе булды
Мөслимдә беренче тапкыр «Автобабай» бәйгесе узды. ул Өлкәннәр көне кысаларында уза. Бәйге Мөслим һәм Сарман районнары буенча «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тәкъдиме белән үткәрелде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Гөлназ Җәлилова яза.
Чарада биш өлкән яшьтәге машина йөртүче катнашты. Алар иң элек район ДОСААФ бүлегендә сорау-тест тапшырды. Икенче өлештә практик биремнәр үтәделәр, полигонда – кагыйдә буенча юлдан узып, билгеле урында борылу, машина туктау урынына керү һәм парковкага һәм гаражга кереп туктау буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга Рафит Фазлыев лаек булды. Мирзанур Гыймаев икенче урынны алды. Өченче урында - Инсаф Солтанов.
Барлык катнашучыларга Мөслим һәм Сарман районнары буенча «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесеннән истәлекле бүләкләр, грамота һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук истәлекле бүләкләр һәм бәйгенең дипломнары бирелде. Район ДОСААФ бүлеге барлык катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән кунак итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз