Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә Әфган сугышы ветераны яшәгән йортка элмә такта куелды
Мөслимдә Әфган сугышы ветераны Дамир Шәфигуллин яшәгән йортка элмә такта куелды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, локаль сугыш ветераннарының район җәмәгать оешмасы рәисе Данил Госманов, Мөслим, Сарман, Бөгелмә районнарыннан килгән әфганчылар, геройның гаиләсе, туганнары, укытучылары, дуслары катнашты
Дамир Шәфигуллинның тормыш иптәше, балалары чарага килүчеләргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды.
Чара Әфган сугышы ветераннарының «Хуш, Гиндукуш» дип исемләнгән җырны күмәк башкаруы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз