news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә вәгазь укучы хатын-кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Мөслимдә вәгазь укучы хатын-кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Гөлназ Җәлилова

Мөслим районы мөхтәсибәте ел саен вәгазь укучы хатын-кызлар өчен бәйге оештыра. Быел ул алтынчы тапкыр үтте. «Әйтер сүзем бар сезгә» дип исемләнгән вәгазь бәйгесендә Чаллы, Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Сарман районнарыннан да мөслимәләр катнашты. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә.

Бәйгедә 21 хатын-кыз яшь үзенчәлекләренә бәйле өч номинация буенча көчләрен сынады. Бәйге барышын алтмышлап кеше күзәтте. Арада кыз балалар да, өлкән апалар да күп иде. Чыгыш ясаучылар осталыкларын, белемнәрен ныгытса, вәгазь тыңларга килүчеләр күңелләрен баетты. Көне буе барган бәйгедә катнашкан һәр конкурсант үз сөйләү осталыгы, күңел байлыгы белән ачылды.

Бәйгедә язучы Рәйсә Фәйзуллина, Әлмәт шәһәре мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, Мөслимнең хөрмәтле остазы, күп еллар ислам дәресләре укыткан Әминә Хәкимова хөкемдарлык итте.

Компетентлы жюри ясаган нәтиҗәләр буенча, 45 яшьтән өлкәнрәк ханымнар арасында Мәлләтамак авылыннан Рәүфә Шәмдинова – I, Яр Чаллы шәһәреннән килгән Лотфия Мөхәммәтҗанова – II, Чирмешәннән Сәрия Бикбова III урынны яулады.

20-45 яшьлек хатын-кызлар арасында I урынны Әлмәттән Әминә Дебердеева һәм мөслимле Эльмира Хафаева бүлеште. II урынга Әлмәт шәһреннән килгән Фатыйма Заһидуллина лаек дип табылды. III урын Мөслимнән Фәридә Файзыровага бирелде.

14-19 яшьлек кызлар да белемле һәм кыю булуларын, татар телендә матур итеп сөйли белүләрен күрсәтте. Әлеге номинациядә Әлмәт кызлары Мәликә Бәдретдинова һәм Исламия Исламовага тиңнәр булмады. Аларга I һәм II урыннар бирелде. Вәрәшбаштан Камилә Мәрданова III урынга лаек булды. Жюри конкурсантларның быел зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте, рухи байлыкны мәгънәле итеп җиткерә белүдә осталыклары артуын теләде.

«Бу чараны оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә, тәмле ризыклар әзерләүчеләргә, күчтәнәчләр белән килүчеләргә, ә иң мөһиме – башкарып чыгу өчен зур кыюлык, осталык, гыйлем кирәк булган вәгазь сөйләүчеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде уку-укыту эшләре өчен җаваплы Сәрия абыстай Шакирова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100