news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимә Латыйпованың оныгы Яшел Үзәндә торт пешерә торган компания ачкан

«Бәхетле» супермаркетлар челтәренә нигез салучы Мөслимә Латыйпованың оныгы – Эрик Харламов Яшел Үзәндә ипи һәм кондитер эшләнмәләре, шулай ук тортлар җитештерү буенча компания ачты. Бердәм дәүләт юридик затлар реестрында (ЕГРЮЛ) шундый язма чыккан.

Яңа фирма «Фабрика Бәхетле-1» дип атала. Ул 2023 елның 7 декабрендә теркәлгән, устав капиталы 10 мең сум тәшкил иткән. Оешманың директоры - Эрик Харламов үзе.

Ипи, кондитер эшләнмәләре, торт һәм пирожныйлар пешерүдән тыш, яңа компаниянең эшчәнлек төрләре арасында ит һәм азык субпродуктлары, ит ярымфабрикатлары җитештерү, бәрәңге эшкәртү һәм консервлау, җиләк-җимеш, яшелчә эшкәртү һәм консервлауның башка төрләре бар.

Элегрәк, 2020 елда, Мөслимә Латыйпованың кызы Эльвира Харламова да Яшел Үзәндә ипи, кондитер эшләнмәләре, торт һәм пирожныйлар җитештерү буенча «Фабрика Бәхетле» дигән компания ачкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100