news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим халкы махсус хәрби операциягә автомобиль һәм квадрокоптер озатты

Мөслим халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм йөген озатты. Райондашларына күрше-тирә район халкы да кушылды. Бу йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды. «Мөслим-информ» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, хәрбиләргә кирәк булган башка төр техника алынды. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелды. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервлар, озак яна торган шырпы, махсус киемнәр әзерләде, маскировкалау челтәрләре үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыруда да бик күп кеше катнашты.

Фото: © Мөслим районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot