Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим халкы махсус хәрби операциядәгеләргә Яңа ел бүләкләре дә җибәргән
Мөслим халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы ярдәм йөген озатты. Бу юлы да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җылы киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары, бал, май, кебек кебек ризыклар җибәрелде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.
Райондашлар күрше-тирә район халкы да кушылды. Бу йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды.Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләргә кирәк булган башка төр техникалар алынды. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелды. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервалар, озак яна торган шырпылар, махсус киемнәр әзерләде, маскировкалау челтәрләре үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыруда да бик күп кеше катнашты.
– Батыр солдатларга техникалар юнәтүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт. Бу баруыбызда уртак тырышлык белән 6 мотоцикл, «Нива» машинасы, җиңел машинага тагылмалы прицеп, 20 данә мич, 14 генератор, 60 карават, шул ук күләмдә медицина штативлары, окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре, тәгәрмәчләр һәм башка бик күп кирәк-ярак алып киттек», – ди 23нче тапкыр гуманитар ярдәм илтүдә катнашучы волонтер Рүзәл Минһаҗев.
Ярдәм туплауда Мәлләтамак, Яңа Усы, Рус Шуган, Баланлы, Түбән Табын, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Үрәзмәт, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре, Җәмигъ мәчете зур ярдәм күрсәткән. Алда җибәргән посылкалардан аермалы буларак, монысында егетләргә Яңа ел пакетлары да тупланды.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы солдатларга матур тартма-пакетларга тутырып тәм-томнар алып килсә, Мөслим гимназиясе һәм лицей укучылары солдат абыйларына хатлар язган, Елгабаш авыл җирлеге бәйрәмгә дип чәкчәк алып төшкән. «Мөслим күчтәнәче» дип исемләнгән җыелмаларда кием-салым да, ризык та, көнкүреш кирәк-яраклары да тупланган. Әлеге тартмаларны юлда очраган һәр солдатка тапшырабыз, диде волонтерлар.
Киптереп ясалган әзер ашлар, үлән чәйләре, башка бик күп төрле азык-төлек, кием-салым биш юнәлештә – Херсон, Запорожье, Луганск, Донецк өлкәләренә җибәрелә.
«Ярдәмне әзерләүдә, төрүдә һәм тутыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм! Егетләребез Яңа ел бүләкләрен вакытында алачак. Бердәмлек белән көчле без!» - дип язган район башлыгы Альберт Хуҗин социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз