news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән

15 июньдә Мөслим районында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, Changan автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, машина юл читендәге кюветка төшеп китеп, әйләнеп капланган.

Фаҗигада имгәнгән 25 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Йөртүче һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләр алган. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм тизлек режимын сакларга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot