news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районында Үрнәк һәм Удобновка авыллары бетерелде

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышында Үрнәк һәм Удобновка авылларын бетерүгә бәйле рәвештә Мөслим районы чикләрен үзгәртү турында закон кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим иткәндә, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин бу авылларда хәзерге вакытта беркем дә яшәмәгәнен һәм теркәлмәгәнен әйтте. Хуҗалык кенәгәләренә дә яңа язулар кертелмәгән. Үрнәк һәм Удобновка авылларында даими яшәүчеләр юк. Шулай ук юллар, электр һәм башка коммуникацияләр, социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектлары, кибетләр, торак йортлар һәм башка биналар да сакланмаган.

Митрәй авыл советының хуҗалык кенәгәсе мәгълүматлары буенча, Үрнәк авылындагы бердәнбер хуҗалыкта яшәүчеләрнең барысы да 2021 елда Чаллы шәһәренә күченеп киткән.

Удобновка авылында да шундый ук хәл. Михайловка авыл советының хуҗалык кенәгәсе мәгълүматларына караганда, бердәнбер хуҗалыкта яшәүчеләр 2009 елда Җәлил бистәсенә күченгән.

«Шушы хәлләрне исәпкә алганда, әлеге авылларда тормыш туктаган дип әйтергә була. Кешеләрнең бу торак пунктларга кире кайтып, даими яши башлавы өчен нигезләр юк, – диде Альберт Хуҗин. – Фикер алышулардан соң, Митрәй һәм Михайловка авыл җирлекләре халкы да авылларны бетерү тәкъдимен хуплады. Законда каралган барлык кирәкле процедуралар үтәлде».

news_right_1
news_right_2
news_bot