Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим районында «Ислам» мәчете манарасына ярымай куйганнар
Мөслим районында бер ел элек нигез салынган «Ислам» мәчете манарасына ярымай куелды. Исламовлар гаиләсенең шәхси ярдәме белән төзелә торган мәчет яңа микрорайонда урнашкан. Чараның тантаналы өлешен мәчетнең имам-хатыйбы Риназ хәзрәт алып барды. Бу хакта «Мөслим-информ»да Фәридә Гайнетдинова яза.
Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин Илгиз Исламовка һәм аның гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге мәчетнең дә киләчәктә мөслимлеләргә уңышлы хезмәт итәчәген билгеләп үтте. Район имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мәчетләргә йөрүчеләрнең күп булуын, районда ислам дине тарихы турындагы китап басылып чыгуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең баш киңәшчесе, дини эшләр буенча куратор Гадел Хәсәншин мөслимлеләрнең эшләре белән канәгать булуын, үрнәк эшләр башкаруларын билгеләп үтте.
«Агромастер» җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, «Җәмигъ» мәчетнең «Вакыт комы» мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт үзләренең чыгышларында чарада катнашучыларга теләкләрен җиткерделәр.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, Ислам мәчете манарасына ай беркетелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз