news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдәге плэнерда рәссамнар 40 картина иҗат итеп, районга тапшырачак

Мөслимдәге плэнерда рәссамнар 40 картина иҗат итеп, районга тапшырачак
Ралинә Сәлимова

Мөслим районына Татарстан Рәссамнар берлегеннән 40ка якын картина тапшырылачак. Бу турыда Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган этно пленэр-симпозиумында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев хәбәр итте. 

Это плэнер-симпозиум кысаларында Мөслим районына Рәссамнар берлеге делегациясе килде. Алар район белән танышкач, картиналар ясаячак.  

  • Плэнер - рәссамнарның ачык һавада картина иҗат итүе. 

«Без районга 40ка якын картина бүләк итеп калдырачакбыз. Монда картина галереясының нигезе булачагына ышанабыз», – диде ул.

Берлек рәисе әйтүенчә, эшнең сыйфатына зур игътибар бирәчәк. «Дулкынлану көчле, чөнки биредә әле рәссамнарның булганы юк. Мөслимгә гашыйк булып, иртәгә эшлисе эш көнен көтәбез. Мөслим - Татарстанның горурлыгы. Монда начар эшләргә ярамый», – диде ул.

Мөслим  районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов әлеге чараның беренче тапкыр оештырылуын әйтте.

«Мөслимдә мондый чараның булганы юк иде. Бүген бер төркем рәссамны каршы алдык. Мөдәррис Минһаҗевка, Бөтендөнья татар конгрессына, район башлыгына рәссамнарны чакыруларына бик зур рәхмәт», – диде ул.

Аның сүзләренчә, этно пленэр-симпозиумында үткәрелгән мастер-класслар Балалар сәнгать мәктәбендә укучыларга зур тәҗрибә бирәчәк. «Мөслимнең табигате рәссамнар күзлегеннән матур итеп күрсәтеләчәк. Аларга карап, безнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән укучыларыбыз үз иҗатларын тагын да баета алачак», – дип сөйләде ул.

Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванова Мөслим үсеш кичергәнен билгеләп үтте. «Монда студент чагында килгән идем. Ул вакытта район үзәген авыл дип атарга була иде. Ә хәзер Мөслим шулкадәр үзгәргән, хәтта көнләшергә мөмкин. Өметләрегезне акламау гөнаһ булыр. Сез горурлана алырлык картиналар ясаячагыбызга ышанам», – диде ул.

Чара 3 мартка кадәр дәвам итә. Барлыгы 40 рәссам катнашачак дип көтелә. Аларның күпчелеге инде Мөслимдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100