news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы укучылары Чаллы педагогия университетында булды

Мөслим районының 9 нчы сыйныф укучылары Чаллы педагогия университетында «Ачык ишекләр көне» ндә булды. Булачак абитуриентлар көллият һәм аның карамагындагы факультетлар турында күп кызыклы мәгълүмат белде. бу хакта «Мөслим-информ» сайтына мәгариф идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Һәр факультетның студент активы кызыклы интерактивлар һәм мастер-класслар әзерләгән, алар чыгарылыш укучыларына студент тормышына чумарга, шулай ук кызыклы һәм танып белү мәгълүматлары алырга ярдәм итте.

Университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрде. Ул югары уку йортының казанышлары турында сөйләде, ата-аналар һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Кабул итү комиссиясе секретаре Луиза Минһаҗева кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында җентекләп аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100