news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына үз программасын тәкъдим итте

Мөслим районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына үз программасын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мөслим районы Казан уникаль осталык үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына үз программасын тәкъдим итте. Кунакларны күргәзмәләр, һөнәрчелек мастер-класслары, милли хуҗалыклар, җирле предприятиеләр экспозицияләре һәм фольклор коллективлары концерты көтте.

«Минем өчен Мөслим районында – бөтенләй уникаль атмосфера. Бездә зур нефть компанияләре юк. Муниципалитетта булган бар нәрсә дә халык хезмәте белән тудырылган. Шулай ук бездә уникаль табигать: урманнар, күлләр һәм, әлбәттә, Ык елгасы. Моннан тыш, безгә килүчеләр безнең дустанә һәм кунакчыл булуыбызны билгеләп үтәләр», - дип сөйләде журналистларга район башлыгы Альберт Хуҗин.

Аның фикеренчә, Мөслим районы Татарстанның мәдәни башкаласы исеменә лаек, чөнки нәкъ менә анда Россия Федерациясенең халык фольклор ансамбле исемен алган фольклор ансамбле эшли, ә җирле театр коллективы берничә тапкыр фестивальләрдә җиңгән.

Кече ватанының казанышларын карарга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та килде.

«Бу вакыйга берләштерә һәм илһамландыра. Миңа туган ягымны искә төшерүче кешеләр янында булу бик рәхәт», - диде журналистларга «Татмедиа» башлыгы.

Сәлимгәрәев шулай ук Мөслим районы табигатенең үзенчәлекләрен аерым телгә алды. Анда бик матур балык тоту урыннары бар, алар еш кына сәяхәтчеләрне җәлеп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot