news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы Симәк авылы бәйрәмендә 80 яшьлек әби-бабайларны бүләкләделәр

Бүген Мөслим районы Симәк авылында Авыл көне узды. Чарада бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.Симәклеләр көче белән үткәрелгән бәйрәм бик күпләрнең очрашу, аралашу, күрешү урыны булды. Бу хакта «Мөслим-информ»ның ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, авыл жирлеге башлыгы Рифас Садретдинов тәбрикләде, авылның 80 яше тулып узган ак әбиләре һәм бабайларын хөрмәтләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Бәйрәм чарасы матур җырлар, биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Фото: Фәридә Гайнетдинова

news_right_1
news_right_2
news_bot