news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы мөхтәсибәте биш еллык эшчәнлегенә хисап ясады

Мөслим районы мөхтәсибәте биш еллык эшчәнлегенә хисап ясады
Фото: Лилия Шәмиева/https://muslumirc.ru/

Мөслим районы мөхтәсибен сайлау җыелышы «Имамнарның авыл җирлекләре һәм киң җәмәгатьчелек белән эшчәнлеге» темасына багышланды. Районда 38 мәчет-мәхәллә эшләп килә. Җыелышта район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәмиева яза.

«Мөслим җирлеге иманлы, матур күңелле, изге гамәлле кешеләре белән горурлана ала. Куанычлы күренеш: җирлегебездән Хаҗ гамәлләрен кылыр өчен Мәккәгә быел 8 кеше барып кайтты, тагын 2 кеше барырга ниятли. Минем өчен Мөслим ягы күңелгә бик якын. Авылларның төзек, зиратларның чиста булуы, мәчетләрнең эшләп торуына чиксез сөенәбез», – диде Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим мөхтәсибәтенең соңгы 5 елдагы эшчәнлеге буенча чыгыш ясап.

Район башлыгы Альберт Хуҗин мөхтәсибәтнең иминлек, бердәмлек, әдәп-әхлак тәрбиясендә тоткан роле турында сөйләде. Җыелышта Мөслим районы аксакаллар шурасы рәисе, Әсгать мәчете имам- хатыйбы Расих Каюмов, Җәмигь мәчете имамы Фәрид Аитов, Җәмигъ мәчетенең Мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир Борһанов чыгышлары аеруча үтемле булды.

«Сайланган имам-мөхтәсиб – Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшли, районның дини вәзгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Үсеп килүче яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүдә дә сезнең бәяләп бетергесез зур өлешегез бар. Аллаһка ышаныч, киләчәк көннәргә өмет, булганына шөкер итеп яши белү бүгенге тормышның асылын тәшкил итә. Сезгә сәламәтлек, иман байлыгы, куанычлы һәм бәрәкәтле гомер телибез», – диде район башлыгы.

Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әхлак дәресләрен уңышлы алып баручы Илдар Шәймөхәммәтов, «Ислам. Беренче адымнар» проектын 8 ел дәвамында җитәкләүче Резеда Шаммасова мөхтәсибәтнең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләгенә ия булдылар.

Мөхтәсибәтнең абыстайлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сәрия Шакирова чыгышыннан соң җыелыш активлык күрсәткән абыстайларны бүләкләү, Татарстан, Россия Мөслимәләр берлеге оештырган «Яулыгым ниләр сөйли» конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру мизгелләре белән дәвам итте. Илүсә Исламова чыгышыннан соң махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтүчеләр бүләкләнде.

Мөхтәсибәт игълан иткән «Нурлы мәчет» проекты буенча Тойгелде авылының «Яшел мәчет»е – беренче, Әмәкәй авылының Рәмзи мәчете – икенче, Метрәй авылының Исмәгыйль мәчете өченче урынга лаек булды.

Авыллардан килгән имам-хатыйплар бертавыштан Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинны алдагы 5 елга Мөслим районының имам-мөхтәсибе вазифасына сайлап куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot