news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы Михайловка авылында яңа авыл советы бинасы ачылды

Мөслим районы Михайловка авылында яңа авыл советы бинасы ачылды
Мөслим хакимияте матбугат хезмәтеннән

Мөслим районы Михайловка авылында яңа авыл советы бинасы ачылды. Михайловка авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы әлеге вакыйганы күптән көтте. Чара авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде. З.Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәнияте үзешчәннәре дәртле җыр-биюләре белән үзләренә җәлеп итте. Бу хакта Мөслим хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы ачылышта хөрмәтле кунаклар - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Авылда яңа административ бина төзелеше агымдагы елның февралендә республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында башланды. Һәм берничә ай эчендә биредә заманча җиһазлар белән җиһазландырылган якты бина барлыкка килде.

Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, республиканың төп бурычларының берсе – авылны һәм авыл халкын саклап калу. Ул Михайловка авыл җирлеге башлыгы Наҗимә Ращупкинага уңай үзгәрешләр файдасына нәтиҗәле эш теләде.

Альберт Хуҗин Башкарма комитет бинасы халыкка тугры һәм лаеклы хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде. «Авылда беренче чираттагы бурычларны хәл итү өчен гражданнарның аралашу һәм очрашу үзәгенә әвереләчәк», - диде ул. Авыл җирлекләренә һәрьяклап ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Безнең авылдашларыбызга хезмәт итә алырлык уңайлы үз бинабыз булуына шатмын. Аларның ярдәме белән без барлык планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Республика һәм район җитәкчеләренә безнең һәр башлангычны хуплаулары, ярдәмнән калдырмаулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», - диде Наҗимә Ращупкина.

Форсаттан файдаланып, Әгъзам Гобәйдуллин район җитәкчелеге озатуында республика программалары, Россия һәм Татарстан грантлары ярдәмендә башка торак пунктларда төзелгән объектлар белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100