Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Әсхәт Исәнбаев 200дән артык куян асрый
Мөслим районы Метрәй авылында гомер итүче Әсхәт Исәнбаев күпләп куяннар тота. Аның ихатасындагы үзе ясаган 25 ояда 200 баштан артык куян яши. Бу хакта «Авыл офыклары» газетаы яза.
«Куяннар асрау нәселдән килә. Әтием дә күпләп куяннар тәрбияләде. Кечкенә чакта аларны тәрбияләүгә без балалар да үзебезчә өлеш керттек. Үсеп җиткәч, мин дә хуҗалыкта куяннар үстерәчәкмен, дигән хыял белән яндым. Теләгем чынга ашты. Бу мавыгуым тора-бара яшәү рәвешенә әйләнде. Куяннар белән сөйләшә-сөйләшә, ашарларына салам, су куям. Шөгылем рәхәтлек бирә. Хезмәтне белеп, аңлап башкару аеруча күңелле», – ди Әсхәт Исәнбаев.
Әсхәт Исәнбаев озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Белгечлеге буенча агроном булган райондашыбыз: «Бик күп җирләрдә эшләргә туры килде, җитәкче генә булмадым», – дип шаярта.
Калифорния токымлы ак куяннар да, Ак панон, Ризен, Белочка токымлы кара һәм соры куяннары да бар. Куяннарына ул арпа, бодай, печән, кишер, кәбестә ашата. Ел әйләнәсе тонналап азык сатып алырга туры килсә дә, зарланмый Әсхәт абый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз