news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы балалар театры коллективлары спектакльләр тәкъдим итте

Мөслимдә З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында үзешчән балалар театры коллективлары спектакльләре күрсәтелде. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Авыл мәдәният йортлары 30дан артык әсәрне сәхнәләштергән. Иң яхшы дип табылган коллективлар 4-5 гыйнвар көннәрендә чыгышларын район тамашачысына тәкьдим итте.

Иске Вәрәш, Яңа Карамалы, Михайловка, Крәш Шуран, Мәлләтамак, Яңа Усы, Баланлы авыл мәдәният йорты балалар театрлары төрле номинациядә җиңүгә иреште. Аларга мәдәният бүлеге дипломнары һәм «Тамчы» бассейнына сертификатлар тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100