Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
23 сентябрьдә мөбарәк Мәүлид аенда Мөслим мөхтәсибәтендә күркәм вакыйга булып узды – Мөслим районы үзәгендә дүртенче мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яңа гыйбадәт йортына «Разалия» мәчете дип исем бирелде. Мәчет Мөслим авылы үзәгендә урнашкан. Бина 2021нче елда сентябрь аенда төзелә башлый һәм тиз арада – 2 ел эчендә сафка баса. Ул сыйфатлы төзелеш материалларыннан – кирпечтән салынган, 1 катлы. Махсус ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары һәм тәһарәтханәләр бар. Мәчетнең сыйдырышлыгына килгәндә, берьюлы 45 ир-ат һәм 10 хатын-кыз намаз укый ала. Барлык инженер-коммуникация челтәре үткәрелгән.
Аллаһ йортын төзүдә матди ярдәм күрсәткәннәре һәм хезмәтләр башкарганнары өчен мөхтәрәм затларга Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Мөслим мөхтәсибәтенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәчетнең имамы итеп Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган Ислам хәзрәт Шәфыйков сайланды.
Хәзер Мөслимгә кайсы юлдан килеп керсәң дә мәчетләр каршы ала. Районда дини гыйлем алу, гыйбәдәт кылу, иман йортына йөрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә Мөслим авылында 4 мәчет, ә мөхтәсибәт күләмендә 37 мәчет эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз