Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим мәктәбендә район татар теле укытучылары семинары узды
Кичә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә район татар теле укытучылары семинары узды. Укытучылар Гөлшан Факиловна, Алиса Илфатовна, Резеда Закариевна, Гөлчәчәк Минсалиховна ачык дәресләр күрсәттеләр. Бик югары бәя алдылар. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.
«Асылташ» балалар театры коллективы чыгышы семинарның иң матур мизгелләреннән берсе булды. «Сүнгән йолдызлар» дип исемләнгән спектакль тамашачыларны таң калдырды, елмайтты һәм елатты. Балаларның татар телендәге матур сөйләмнәре, милли киемнәре һәм сәхнәдәге осталыклары барысын да сокландырды.
Семинар кысаларында укытучылар өчен мастер-класслар да оештырылды. Иң тәҗрибәле педагогларыбызның берсе Гөлназ Фанисовна яңа методик алымнар, интерактив технологияләр белән уртаклашты. Кунаклар дәресләргә анализ ясадылар, фикер алыштылар.
Көннең икенче яртысында катнашучылар чәй өстәле артына җыелдылар. «Түгәрәк өстәл» утырышы узды. Анда татар теле укытучылары алдында торган проблемалар, яңа бурычлар турында сүз алып барылды. Киләчәктә татар телен саклау һәм үстерү юллары билгеләнде.
Семинар ахырында район мәгариф бүлеге методисты Нурания Азгамовна укытучыларга уңышлар теләде һәм татар телен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәбебезнең татар теле укытучыларына, аларның әйдәп баручылары Синара Ягъфаровнага зур рәхмәт әйтте», – дип хәбәр ителә Мөслим урта мәктәбеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз