news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим мәчетендә тәҗвид өйрәнүче балалар өчен Әлифба бәйрәме уздырганнар

Мөслим мәчетендә тәҗвид өйрәнүче балалар өчен Әлифба бәйрәме уздырганнар
Фото: Мөслим мөхтәсибәтеннән

Мөслимдә «Җәмигъ» мәчетендә тәҗвид өйрәнүче 7 укучы өчен Әлифба бәйрәме уздырганнар. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Шәкертләр Зилә Моратова әзерләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч викторина сорауларын чиштеләр. Аларны Фәрид хәзрәт Аитов, Резеда остаз Шаммасова вәгазьләде. Бәйрәм чәй табыны артында барды. Бүләкләр таратылды.

«Ил-көннәргә тынычлык, укучыларга уңышлар теләп дога кылынды. Дәресләр апрель аенда тәмамланачак», - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

news_right_1
news_right_2
news_bot