news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим кешесе район хастаханәсенә 9,5 млн сумлык җиһаз алып биргән

Мөслим кешесе район хастаханәсенә 9,5 млн сумлык җиһаз алып биргән
Фото: Римма Афзалова, http://muslumirc.ru/

«Агромастер» компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов Мөслим районы хастаханәсенә 9,5 млн сумлык җиһаз алып биргән. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Римма Афзалова яза.

Лаборатория, физиотерапия кабинетлары өчен җиһазлар, стоматология һәм гинекология кабинетларына заманча махсус креслолар алынган.

Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Илгиз Исламов заманча җиһазланган кабинетларны карады, табиблар белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot