news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова: Татарча радиолар күбрәк булу - татарны таныту

1997 елда Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Күңел» радиосы дулкыннары киңәя. Хәзер бу радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак. «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова радионың киңүюенә карата үз фикерен белдерде.

«Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова: Татарча радиолар күбрәк булу - татарны таныту
Фото: Римма Афзалованың социаль челтәрендәге битеннән

Әлегә кадәр бездә – Мөслим районында – «Болгар» радиосы гына эшли иде. Халык арасында «Нигә бездә бер генә радио?», «Нигә башка радиолар эшләми, аларны тыңлап булмый?» дигән фикерләр ишетергә туры килә иде. «Күңел» радиосының Мөслимгә керүен без бик шатланып кабул иттек. Аның эшли башлавына әле күп түгел, шуңа да карамастан, халык аны тыңлый. «Күңел»дә яңарак җырлар яңгырый, кабатланмыйлар, дигән фикерләрне ишеттек.

«Күңел»нең Мөслимдә эшли башлавының тагын бер уңай ягы: «Мөслим» радиосы да аның дулкынында эшләр, дип көтәбез. Бәйрәм шушы вакыйга уңаеннан да оештырыла. Әлеге хезмәттәшлек бөтенебезгә дә: «Күңел»гә, безгә һәм «Татмедиа»га да файдалы булыр, дип ышанып калабыз. Киләчәктә «Мөслим» радиосының тыңлаучыларын югалтмабыз, дип ышанам һәм хезмәттәшлегебез алга таба да уңышлы булыр, дип өметләнәм.

Бу – халыкка сайлап алу мөмкинлеге дә бирә. Кемгәдер «Болгар» радиосы ошый, кемгәдер – «Күңел». Татар радиолары күбрәк булган саен, безнең халыкның сайлап алу мөмкинлеге дә киңәя. Шул ук вакытта бу – татарны күрсәтү, таныту да, телебезне үстерү мөмкинлеге дә. Татарча радиолар күбрәк булган саен, татарча мәгълүмат чараларын күбрәк тыңлаган, укыган, караган саен, замана балаларында да үзенең милләте, теле белән горурлану хисләре көчәер, ныграк булыр, бәлки.

«Мөслим» радиосының үзенең тапшырулары, аның даими тыңлаучылары бар. Без, әгәр алар кабул итсә, «Күңел» радиосына тапшырулар әзерләргә риза. Алар радио ешлыгында безнең район газетабызның һәр санына күзәтү ясарга тәкъдим иттеләр.

«Күңел» радиосына керәчәк «Мөслим» радиосында мөслимлеләр генә аңлый торган, алар өчен актуаль, кирәк, алар өчен кызыклы тапшырулар дәвам итәчәк, яңалары да булачак, ди ул.

«Күңел» радиосы дулкыннары киңәюенә карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100