Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим фермеры «татар казы» токымын булдыру өчен дәүләт ярдәме сорады
Мөслим районыннан каз фермасы хуҗасы Ирек Хамадишин Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында муниципаль сәгатьтә «татар казы» токымын булдыру эше турында сөйләде.
«Киләчәктә улым белән яңа токым булдырырга телибез, ләкин бу алай ук җиңел түгел. Моңа ирешкән очракта кешеләр сатып алсын өчен ул югары продуктлы, конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш», – дип уртаклашты Хамадишин.
Улы белән алар Мәскәүгә нәсел эше буенча укырга барганнар һәм проект өстендә уртак эш белән кызыксынган башкала галимнәрен тапканнар.
«Зур акча кирәк, дәүләттән ярдәм кирәк. Минем акчам гына җитмәячәк. Галимнәр дә бушлай эшләргә теләми. Ләкин «татар казы» булырга тиеш, дип саныйм», - дип йомгаклады фермер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз