news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Москалькова паспортка тавыш бирү турында билге куюны тәкъдим итә

Шундый фикерне ул бүген Президент советының Кеше хокуклары буенча утырышында җиткергән.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә сайлауларда “карусельләр” белән көрәштә чит ил тәҗрибәсен кулланырга була. Мәсәлән, тавыш бирү турында паспортка билге кую, дип саный Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова. Шундый фикерне ул бүген Кеше хокуклары буенча президент советы утырышында җиткергән, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Москалькова чит ил сайлау кампанияләренең бер үк кешенең берничә тапкыр сайлау очраклары белән көрәштә яхшы тәҗрибәсен куллану турында уйларга тәкъдим итә.

"Аерым алганда - паспортка өстәмә бит кертеп, кешенең сайлауга килүен һәм тавыш бирүен билгели торган мөһер куела. Ул чакта бу кеше берничә урында сайлауда катнаша алмаячак”, - дип фикерли омбудсмен.

Кеше хокуклары буенча президент советы башлыгы Михаил Федотов әлеге чара тиешле нәтиҗә бирмәс, дип саный.

"Әгәр дә сайлау комиссиясендә намуслы кеше утырмый икән, ул паспорттагы мөһергә игътибар итмәячәк. Идея үзе кызыклы булса да, нәтиҗә бирмәс”, - дип җиткергән ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot