Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Москалькова Киев кайтарырга теләмәгән Украина әсирләренең 630 исемен күрсәтте
Украина әсирлеккә төшкән 600дән артык хәрби хезмәткәрен алмашырга теләми һәм шул рәвешле процессны суза. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова телеграмма-каналында Украина Кораллы көчләренең шундый хәрбиләренең исемнәре һәм туган көннәре күрсәтелгән исемлек урнаштырды.
Ул исемлектәге хәрби хезмәткәрләр инде елдан артык Россия территориясендә булуны ассызыклады һәм аларны тиздән алмашу процессына кертәчәкләренә ышаныч белдерде.
«Ике якта да хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре якын кешеләре кайтуны көткән арада Украина ягы Россия белән Украина арасында әсирләр алмашу процессын сузуны дәвам итә», - дип билгеләде омбудсмен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз