news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Развожаев: Севастопольгә йөзләгән пилотсыз очкыч һөҗүм итте

Узган төндә дошманның 100гә якын пилотсыз очкычы Севастопольгә һөҗүм итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы губернатор Михаил Развожаевка сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Украина Кораллы көчләре шул ысул белән герой-шәһәрдә яшәүчеләрне куркытырга тырышкан.

«Бу чыннан да дошман тарафыннан Севастопольгә бик көчле һөҗүм булды. Барлыгы йөзгә якын пилотсыз очкыч шәһәргә һөҗүм итәргә тырышты. Аларның күбесе - диңгез өстендә яисә шәһәр территориясендә, бер өлеше Кырым Республикасы территориясендә юк ителде», - диде губернатор.

news_right_1
news_right_2
news_bot