Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар Яшел Үзәннең ике хатын-кызыннан 180 мең сум урлаган
Икесе дә алдакчылар кармагына ашыгу сәбәпле каба.
(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә яшәүче 30 яшьлек һәм 64 яшьлек хатын-кыз, билгесез затларга ышанып, үзләренең банк карталарындагы зур суммадагы акчаларын югалта. Бу хакта Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 мартта Яшел Үзәндә яшәүче 30 яшьлек ханымга билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул ялгыш картагыздан акча күчерелгән, бу гамәлне туктату өчен кушканнарны эшләргә кирәк ди. Ягъни шалтыраткан хезмәткәргә карта номерын, шәхси белешмәләрне һәм телефонга килгән парольләрне әйтергә кирәк була. Кичекмәстән, бөтен таләпләрне үтәп, зыян күргән хатын-кыз үз телефонына мошенник номерына бәйләнгән “мобиль банк” хезмәтен куша. Шуннан соң, аның ике банк картасыннан аферистлар бөтен булган акчасын салдыра.
Шулай ук берничә көн элек 64 яшьлек пенсионер хатын да җинаятьченең корбаны була. Ул Интернетка гараж сату турындагы игълан куя. Сатып алучы бер кешегә дә гаражны тәкъдим итмәскә һәм якын арада аны бушатырга куша. Алдан бер өлешен түләп кую сәбәбе белән зыян күрүчедән банкоматка барып, ул кушкан берничә гамәлне эшләргә куша. Аферист кушканнарның бөтенесен дә үтәп, хатын-кыз билгесез затка үзе турындагы бөтен шәхси мәгълүматны бирә. Шул рәвешле ул алдакчыга 86 мең сум акчасын күчерә.
Полиция җинаятьчеләрне ачыклау максатыннан оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз