Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар ТНВның Вконтактедагы битен ватып, ярдәм сораган пост урнаштырган
Пост оператив төстә юк ителгән, әмма ул “ВКонтакте”да башка берничә төркемдә дә күренеп алган.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе гражданнарны коточкыч һәлакәттә зыян күргән кешегә матди ярдәм кирәк дигән булып, пост таратмаска киңәш итә. Шундый пост “ВКонтакте”да компания битендә урнаштырылган булган.
12 декабрьдә телекомпаниянең “ВКонтакте”дагы рәсми бите мошенниклар һөҗүменә дучар булган. Анда ТНВ исеменнән коточкыч һәлакәттә зыян күргән кешегә матди ярдәм кирәк дип, язылучыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Телерадиокомпания хәбәрендә:” ТНВ исеменнән булган постта психологик тәэсир өчен куркыныч фотосурәт һәм күңелгә тия торган текст урнаштырылган”, - диелгән.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе PR-бүлеге җитәкчесе Ринат Әхмәтҗанов пост оператив төстә юк ителгәнлеген, социаль челтәрләрдә битне вату берничә көн элек тагын кабатланганлыгын, әмма куркынычсызлык хезмәте хакерларга юл куймавын сөйләде. Хәзер әлеге проблемага компетентлы органнар кушылган, зыян салучыларның IP-адресы ачыкланган.
Телерадиокомпаниядә кулланучыларга уяулыкларын югалтмаска кирәклеген кисәтәләр, чөнки ялган пост “ВКонтакте”да башка берничә төркемдә күренеп алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз