news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар социаль челтәрдә өлкән яшьтәге ханымны алдаган

Хатын-кыз потенциаль сатып алучыларга банк картасы реквизитларын тапшырган, тегеләре аның счетыннан 100 мең сум акчаны үзләренә күчергән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мошенниклар социаль челтәрдә плед сатарга омтылган өлкән яшьтәге ханымны алдаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

83 яшьлек пенсионер бер сайтта плед сату турында белдерү урнаштырган. Тиздән аңа сатып алучы шалтырата, акчаны картага күчерергә тәкъдим итә һәм хатын аферистка реквизитларын яза.

Нәтиҗәдә, җинаятьче өлкән яшьтәге хатын-кыз счетыннан 100 мең сум акчасын алган.

Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot