news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кызның 100 мең сумнан артык акчасын алган

Зыян күрүче акчасын саклап калырга теләп, банк картасы мәгълүматларын әйткән.

Мошенниклар Әлмәттә яшәүче хатын-кызның 100 мең сумнан артык акчасын алган
pixabay.com/CC0

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, 121 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зыян күрүче сөйләвенчә, 17 сентябрьдә аңа мошенниклар шалтыратып, үзен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.

Аферистлар әлмәтлегә билгесез затлар аның банк хисабындагы акчасын алырга ниятләвен әйтә һәм мондый хәл башка кабатланмасын өчен, банк картасы мәгълүматларын әйтергә кушалар. Әлмәтле аларның барлык таләпләрен дә үти. Күпмедер вакыт үткән ул үзенең  мошенниклар корбаны булуын аңлап ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot