news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар Кукмарада яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 28 мең сум акчасын алган

Бу хәл буенча полиция тикшерү үткәрә.

(Кукмара, 7 апрель, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Мошенниклар Кукмарада яшәүче хатын-кызның банк картасыннан  28 мең сум акчасын алган. Шушы көннәрдә зыян күрүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты хәбәр итә.

Хатын-кызның кәрәзле телефонына таныш булмаган ир-ат шалтыраткан һәм үзенең "Россия саклык банкы"ның куркынычсызлык хезмәтеннән булуын белдергән, картагызны "бушатырга" тырышалар, дигән. Урлауга юл куймау өчен кайбер мәгълүматлар кирәклеген әйткән.

Хатын-кыз таныш булмаган кешенең барлык күрсәтмәләрен үтәгән, шуннан соң аның банк картасыннан һәм банктагы счетыннан барлык акчалары юкка чыккан. Килгән зыян күләме – 28 мең сум. Мошенник шалтыраткан телефон номеры сүндерелгән.

Бу хәл буенча полиция тикшерү үткәрә, нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100